Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
1.Никах туегызны котлап сезнең
Телим бүген изге теләкләр.
Мәхәббәткә күмелеп яшәгез сез,
Назга тулсын сезнең йөрәкләр!
Пар канатлар,пар канатлар
Тугры калсын биргән антлар.
Мәхәббәттә,сөю назда
Яшәгез гел ,пар канатлар!
2.Тигез тормыш,сөенечләр тулып
Узсын сезнең гомер юлыгыз!
Күгәрченнәр кебек гөрләшегез,
Кулыгызда булсын кулыгыз
Пар канатлар,пар канатлар
Тугры калсын биргән антлар.
Мәхәббәттә,сөю назда
Яшәгез гел ,пар канатлар!
3.Сөю назларына,саф хисләргә
Гашыйк җаннарыгыз күмелсен.
Бәхетегез тормыш юлыгызга
Назлы җепләр белән чигелсен!
Пар канатлар,пар канатлар
Тугры калсын биргән антлар.
Мәхәббәттә,сөю назда
Яшәгез гел ,пар канатлар!
