Песня

Гашыйк булдым Кадрия Фатыхова сүз.

0 0
0:00—:—
Создать свою песню

Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно

Текст песни

Бер күрүдә гашыйк булдым иркәм,
Үз гомеремә җитәрлек итеп.
Билләреңне кочкан толымыңны күреп
Хәйран калдым,исләрем китеп.
Ялкын чәчкән нурлы карашыңнан
Йөрәгемдә утлар кабынды.
Ләззәт катыш сихри бер хис туып
Җаным -тәнем буйлап сарылды.
Шушы көннән син сөйкемле җанны
Яшәп булмый иде күрмичә.
Шикләнмичә килеп керде сөю,
Гашыйк булдым үзем сизмичә.
Йөрәгемнең иң түренә узып
Саф мәхәббәт җәйде тамырын.
Шул минуттан мин аңлаган идем
Гомерлеккә анда калырын.
Сәбәпләре булды сүндерергә,
Тик җанымның көче җитмәде,
Бер күрүдә хуҗа булган сөю
Йөрәгемне ташлап китмәде.
Ул вакыттан чиксез сулар акты
Бик күп еллар артта калдылар.
Сөюемнән туган өмет белән
Минем юллар сиңа бардылар.
Яшьлегемдә гашыйк булдым сиңа,
Әле булса өзелеп яратам.. .
Синсез узган көнем елларга тиң,
Юлларымнан сагынып кайтам.
Сөям сине,өзелеп яратам...