
Сөю газабы ...Кадрия Фатыхова сүз.
Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
Яратмыйсың беләм,күзләреңнән күрәм
Әйтмәсәң дә бәреп йөземә...
Сөймәгәннән сөю көтеп яшәү
Рәхәт түгел дә соң үземә.
Мин барын да беләм,уйларыңда бүтән
Минем янда бары тик шәүләң,
Күңелеңдә синең гөлләр түгел
Газаплардан торган зур бәйләм.
Яратмыйсың белән,һаман сине сөям
Һәр туган көн җанга бер яра...
Сөю капканыннан котылырга
Табылырмы икән бер чара?
Җаным елап ,сыкрап яшәсәм дә
Йөрәгемнән сине җуялмыйм.
Яратмыйсың беләм, түзәм әле, түзәм
Мәхәббәткә нокта куялмыйм.
Һаман сине сөеп туялмыйм.