
Исеңдәме иркәм...Кадрия Фатыхова сүз.
Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
[Мужской вокал] Исеңдәме бәгърем ул вакытлар?
[Женский вокал] Гөрләвекле, язгы кичәләр...
[Женский вокал] Әле булса шушы чылтыраулар
[Женский вокал] Яшьлегемә мине илтәләр
[Мужской вокал] Мәхәббәткә тулы язларыма
[Мужской вокал] Алып кайта мине язгы су.
[Женский вокал] Хәтеремә төшсә ул вакытлар
[Женский вокал] Җаннарыма һәрчак ямансу.
[Мужской вокал] Искә төшә утлы карашларың
[Мужской вокал] Язгы күктә йолдыз атылса.
[Женский вокал] Бик азга да синсез калмас идем
[Женский вокал] Ул чакларга кире кайтылса.
[Мужской вокал] Һәр ел саен, язның исләренә
[Мужской вокал] Исергәндәй чумам хисләргә.
[Женский вокал] Тик бер генә кайтып килер идем
[Женский вокал] Сөюләргә төргән кичләргә.
[male and female vocal] Офыкларны ал төсләргә манып,
[male and female vocal] Безне назга күмгән таңнарга.
[male and female vocal] Яшьлек дәртен алып кайтыр идем
[male and female vocal] Сагышлардан сулган җаннарга