
Сүзсез сөю...Кадрия Фатыхова сүз.
Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
[Мужской вокал] Мәхәббәткә сүзләр кирәк түгел,
[Женский вокал] Мәхәббәттә йөрәк серләшә,
[Мужской вокал] Җаннар эри җанкай куенында,
[Женский вокал] Ике кайнар сулыш берләшә.
[Мужской вокал] Күзләр иркәләнә карашлардан,
[Женский вокал] Тәнне ләззәт чорный сораусыз,
[Мужской вокал] Татлы яшьләр уйный керфекләрдә,
[Женский вокал] Шатлык яше бигрәк чыдамсыз.
[Припев]
[male and female vocal] Ай-йолдызлар кирәк түгел хәтта,
[male and female vocal] Күңел түрен кояш бизәгән,
[male and female vocal] Җаннар кушылудан моңнар туып
[male and female vocal] Мәңгелеккә хисләр бәйләнгән.
[Мужской вокал] Былбыл булып сайрау кирәк түгел,
[Женский вокал] Сүзләр артык сөю булганда,
[male and female vocal] Күз нурыннан туган чаткылардан
[male and female vocal] Йөрәкләрне ялкын алганда.