Улым минем...Кадрия Фатыхова сүз.

Улым минем...Кадрия Фатыхова сүз.

КадрияКадрияПоп 0 0
Создать свою песню

Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно

Текст песни

Ул вакытта,улым туган елны Кышлары да чын кыш иде.) Бураннары киртәләрне кочты, Бурап-бурап юлларга өйде. Карлы булды, улым туган елны, Матур иде,салкын саф һава. Күзне камаштырган ак энҗеләр Җанга үзе иде бер дәва. Салкын кышка кайнар сулыш өреп Бәхет какты җаным ишеген.) Уллы булдым,өйнең түрен менеп Нурга күмде бәбәй бишеге. Ак кышларда туган сабыема Ак бәхетләр теләп җырладым. Кыш сафлыгын үзенә алып туган Сабый исен иснәп туймадым. Байтак еллар узды ул көннәрдән, Кышлары да бик нык үзгәрде Ир уртасы булып килә улым, Сакал,мыек инде җибәрде.))) Хәзер инде күптән үзе әти, Үз тормышы,эше, үз юлы.. Тик шулай да көндә хәлен сорап Шалтырата әнигә улы. Бүген синең Туган көнең балам, Улыкаем минем,алтыным. Безне тоташтырган җан җылысы Эретерлек кышлар салкынын. Карсыз хәзер кышлар,җылы тора, Тик шулай да җаныма якын. Әни бәхетен бүләк иткән кышым Йөрәгемдә кабызды ялкын. Туган көнең белән котлап улым Нәрсә теләсәм дә әз сыман. Бәхет телим,шул кечкенә сүзгә Дөньның бар шатлыгы сыйган. Аллаһыбыз булсын гел яныңда, Сикәлтәсез булсын юлларың! Йөрәгеңдә булсын яшәү дәрте, Сызламасын аяк кулларың! Гаиләңдә тигез,тату булып Мул тормышта гомер итегез! Сынауларда сынмый,бергәләшеп Гомер йомгакларын сүтегез! Үз-үзеңне сакла бәгырькәем, Гомерләр бер,шуны онытма! Туганлыкның сакла син җепләрен, Араларны балам суытма! Ничә генә яшькә җитсәң дә син, Минем өчен улым син бала! Әни мәхәббәте ул үлемсез, Мәңгелеккә йөрәктә кала. Синең белән бүген мин горурмын, Акылыңа синең сокланам. Ак кышларда туган улкаема Ак бәхетләр бирсен,и Аллам! Мин сине бииииик яратам