Песня

Сине сөям. . . Кадрия Фатыховаисүз.

1 0
0:00—:—
Создать свою песню

Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно

Текст песни

Тугры калып синең мәхәббәткә,
Синең мәхәббәткә баш иям.
Бәгьрем сине,бары сине генә
Сине генә өзелеп мин сөям.
Кочагыңда тыңлыйм йөрәгеңнең,
Йөрәгеңнең ярсып типкәнен.
Моңнар тулган хисле җаным минем
Хисле җаным тапты көткәнен.
Назлы җепләр белән йөрәгемә
Йөрәгемә чиктең мәхәббәт.
Кайнар тының белән җанкаема
Җаныма син салдың мең ләззәт.
Синең белән бәхет бишегендә
Бәхет бишегендә чайкалам.
Парлы тормышымны күпсенмәсен
Күпсенмәсен берүк,бер Аллам.