Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
..
Төннәр буе йоклый алмый
Буталам уйларымда.
Талларның күз яше тамган
Карышым буйларында.
Яшьлегемнең эзләреннән
Кат-кат әйләнеп кайтам.
Җан әрнүен басалмыйча
Сыкрап-сызланып ятам.
Узганнарны барлый барам
Кай җирендә абынам.
Өй алдында сердәш булган
Тупылларны сагынам.
Сандугачлы, айлы төннәр
Дөрли сөю учагы.
Искә төшеп сагындыра
Сөйгән ярның кочагы.
Бүләк йолдызлар бәйләме
Күкләрне бизи һаман.
Биеп торган дәртле чагым
Тик кичә булган сыман.
Шомырт чәчәге исләре
Ачык актан төсләре,
Гомерлеккә эз калдырды
Саф сөюнең хисләре.
Сагындыра сусаганда
Салкын чишмә сулары.
Күпме генә тырышсам да
Басып булмый уйларны.
Төрле уйлар дулкынланып
Башларыма кагалар.
Сәяхәттә булып кайткач
Тынычланып калалар.
