Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
Җитә миңа Аллах биргән дөнья,
Сынаулары, булган шатлыгы.
Тазалыктан гына аермасын,
Кирәк түгел ялтыр байлыгы.
Катлы йортлар, затлы машиналар
Һич күренми таза булмасаң.
Сыйлар тулып өстәл бөгелүе
Кирәкме соң, ашый алмасаң?
Бирче миңа, Аллах, барсын ваклап,
Бар нәрсәдән әз-әз чамалап.
Ярдәм биреп торчы миңа һәрчак,
Бәла-казалардан аралап.
Байлык биреп сыный күрмә Аллах
Бары җиткән - шөкер, кирәкми!
Башкаемнан акылымны алма,
Кайгы салып кисмә йөрәкне!..
