Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
Онытырга күпме тырышсамда
Оныталмыйм сине бәгърем,
Гөнаһ булып туган сөюемне
Гафу итсен инде Тәңрем.
Гомерлеккә кердең йөрәгемә,
Күз карамда сының чигелгән,
Бу гөнаһым өчен тоз-борычы
Җанкаема учлап сибелгән...
Бергә булу безгә насыйп түгел,
Ходай безгә биргән тик сөю,
Сөю белән килгән кавышуны
Алыштырган тик янып -көю.
Тулган айга карап сине күрәм,
Сандугачта синең тавышың,
Кояш нурларында синең җылың
Талгын җилдә моңлы сагышың.
Яратасың, беләм яратасың,
Җаннарыбыз тели кавышу.
Газапларда яшәр өчен генә
Кирәк булган бит бу табышу...
Кирәк булган бит бу кавышу...
