
Сагышлы җилләр Кадрия Фатыхова сүз.
Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
Көзге җилләр тәрәзәмне кага,
Моңсулана күңел уйлардан...
Гомеркәйләр бигрәк шашып уза,
Һич калышмый аккан сулардан.
Саубуллашып еллар арасыннан
Шаян яшьлек болгый кулларын,
Хәтирәләр талкый йөрәгемне,
Картлык эзли килер юлларын.
Сагындыра, чынлап сагындыра
Сандугачлы яшьлек таңнары.
Төнбоеклы күлнең ярларында
Көтә кебек яшьлек ярлары.
Чит җирләрдә язмыш яшәтсәдә,
Сагындыра туган якларым,
Билдән узган чәчәләремне тарап
Толымнарга үргән чакларым.
Ә җил һаман тәрәзәмә суга,
Шомландырып ярсу җанымны.
Йөрәк кенә бирешәсе килми,
Оныталмый дәртле чагымны