Создать свою песню
Уникальная песня за 2 минуты · первая бесплатно
Текст песни
Үзем турыда онытып,
Гел бит сине уйладым,
Синең яраткан ашларны
Пешерүдән туймадым.
Эшкә киткәндә озаттым,
Каршыладым кайтканда,
Иркәләп ,назлап уяттым
Алсу таңнар атканда.
Синең өчен гомеремне
Әзер идем бирергә,
Көннәр буе үз янымда
Тели идем күрергә.
Ялгышларың әз булмады,
Барысын гафу иттем,
Күзем йомып күп нәрсәгә,
Үзгәрүеңне көттем.
Синекечә булды барда,
Чыкмадым бер сүзеңнән,
Күңелеңдә ни барлыгын
Күрдем синең күзеңнән.
Авырсынмый бар эшне дә
Эшләдем үзем теләп,
Тормыш барыр кебек иде
Яшәсәк җайлап-көйләп.
Тырышлыгым җилгә очты,
Җиңәлмәдем язмышны.
Аптырап та куям кайчак
Язмышмы бу,каргышмы...
Сынау өстенә сынауны
Кызганмый,Ходай бирә,
Шулай тиештер күрәсең,
Мин күрәсен кем күрә...
Синең белән узган гомер
Булган бит кара сызык,
Алдагысын - Алла бирсә
Яшәрмен актан сызып.
"Узганнарны кызганма!"- дип
Әйтүе генә җиңел,
Искә төшсә узган гомер,
Тынычсызлана күңел.
