
Яшьлек моңы Кадрия Фатыхова суз.
Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
Әйдә иркәм, тальянымны ,алыйм да кулларыма ,
Яшь чакларны искә алып, төшик су буйларына.
Мин уйнармын,син җырларсың,икебезнең җырларны,
Тирә якны моңга күмеп, яңгыратып кырларны.
Искә алып кайтыйк әле яшьлегебез таңнарын,
Рәхәтләнеп җырлыйк әле, безнең сөю җырларын.
Гармунымны куймый уйныйм,таралсын бар сагышлар,
Онытылсын, йөрәк телгән, яшьлектәге ялгышлар.
Сандугачларга кушылып суз моңлы җырларыңны,
Җырлар җырлап тарат иркәм җиһанга моңнарыңны.
Җырлыйк әле, җан сөйгәнем ,тормышның ямьле мәле,
Бергәлекнең кадерен белеп,сөенеп яшик әле