Песня

Туган авылым Кадрия Фатыхова сүз.

5 2 4
0:00—:—
Создать свою песню

Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно

Текст песни

Туган авылым – Иштирәгем...
Туган авылым-минем. Иштирәгем
Һәрчак синдә минем уйларым,
Балачагым үтте кочагыңда,
Чишмәләрнең эчтем суларын.
Басуларың тулып , күкрәп үскән
Игеннәрдән икмәк ашадым,
Язын шаулап аккан гөрләвектән
Урамнарда буа ясадым.
Казлар белән бергә сулар кердем
Шаулап аккан Карыш елгаңда,
Кечебүләк каеннарын кочтым
Күңелемә сагыш тулганда.
Печән чаптым хәтфә болыннарда,
Чикерткәләр җырын тыңладым.
Такыялар үрдем чәчкәләрдән,
Кәкүкләрдән гомер сорадым.
Көтү җыйган җилле чыбыркының
Колагымда чыңлый тавышы.
Шигырь юлларымда Иштирәгем
Синдә үскән кызың сагышы.
Иң кадерле –газиз кешеләрне
Зиратыңа алдың Иштирәк,
Бик күп еллар җыйган сагышымны
Таратырга миңа син кирәк.
Һич онытмам сине газиз җирем,
Туган авыл- туган төягем.
Йөрәгемдә яши гомрем буе
Туган җиргә кайту теләгем.
"Иштирәгем-Анам!"- диеп дәшәм,
Синнән читтә оя корсамда,
Сагынудан йөрәк телгәләнә
Ят җирләрдә рәхәт торсамда.