
Бәхетем син... Кадрия Фатыхова сүз.
Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
Синең белән генә мин бәхетле,
Синең белән дөньям түгәрәк.
Йөрәгемдә дөрли яшәү дәрте,
Җаным тынгы белмәс күбәләк.
Син булганга һәрбер көнем бәйрәм,
Синең белән төнем тулы наз.
Куанычның күлләрендә йөзәм,
Күңелемдә минем чиксез яз.
Син бит минем иң зур ышанычым,
Ходай биргән гомер юлдашым.
Юанычым,таянычым минем
Бердәнберем минем,Ильясыыыым.
Тормышымның күген бизи алган
Син йолдызым ,аем,кояшым...