Песня

Көтәм сине Кадрия Фатыхова сүз.

1 0 1
0:00—:—
Создать свою песню

Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно

Текст песни

Якты көннәр күңелемне һич юатмый,
Синсез тормыш -һәр минуты караңгы төн.
Кошлар сыман киттең миннән еракларга,
Тойгыларны тыюлары бигрәк читен.
Ятсам-торсам уйларымда синең белән,
Ялкыннарда яна йөрәк, дөрлим үзем
Йолдызларга карап синнән көтәм хәбәр,
Йөрәгемне талкып тора сагыну сүзем.
Кышкы җилләр, кар-бураннар үртәгәндәй
Дулап-ярсып карлар түши юлларыңа,
Мөмкин булса кайнар кояш нурларыдай
Таңнарыңда басар идем алларыңа.
Хисләремне сагышларга манчып иркәм
Саф сөюнең кулларында мин кол булдым,
Сулар җитми кипкән назлы гөлләр кебек
Сине көтеп сөюләрсез мин дә сулдым.
Кырыс тормыш буйсындыра алмасада
Яшьләремнең чишмәсенә сулыш өрде.
Йөрәгемне әрнүләргә минем салып
Ялгызлыкны кочагыма түшәп бирде.
Авыр миңа иркәм синсез узган гомер,
Ялгыз итмә -кайта күрче яннарыма,
Килер язлар белән бергә кайтып кереп
Шәм булсада кабыз әле җаннарыма.
Хисләремнең тирәнлеге чиксез минем,
Чыдарга да, көтәргә дә мин әзермен,
Синең нурлы күзләреңне күрер өчен
Кочагыңда эрер өчен мин түзермен.