Песня

Көнләшәм...Кадрия Фатыхова сүз.

0 0 11
0:00—:—
Создать свою песню

Уникальная песня за 2 минуты · первая бесплатно

Текст песни

Көнлчел икәнемне сизгән кебек
Талгын җилләр шаян үртәли.
Иңнәреңнән әрсез кочып алып
Битләреңнән назлап иркәли.
Кояш сине алып кочагына
Кайнар сулыш өреп кыздыра.
Шундый кыланышы аның кайчак
Көнчел җанкаемны туздыра.
Ай нурлары көнләштерә хәтта
Әй шаян да инде үзләре.
Ябык тәрәзәләр аша кереп
Куеныңда синең күзләре.
Көнләшәмен шаян тамчысыннан
Җәйге җылы ләйсән яңгырның.
Керфекләрең белән уйнаганын
Күреп ничек түзеп торырсың.
Сине сокландырып сайрый алган
Көнләштерә сары сандугач.
Беләм дә соң моңлы сайравыннан
Туктаганын сызылып таң аткач.
Көнләшәм мин көчле җил-давылдан
Яшен уйнаткан уттан...
Күңелеңә шикләр сала алган
Кара корым кебек болыттан.
Мин яратып,тик сокланып кына
Бар дөньядан сине көнләшәм.
"Син бит минем сөйгән ярым "-диеп
"Бердәнберем"- диеп эндәшәм.
Сөеп кенә сине көнләшәм..