Создать свою песню
Уникальная песня за 2 минуты · первая бесплатно
Текст песни
Нигә кирәк миңа шундый сөю,
Тормышымны нурга күммәгәч,
Йөрәгемне чиксез назга төреп
Бәхет диңгезендә йөзмәгәч.. .
Нигә кирәк миңа бары сүзләр,
Кайда әйттең шунда калганы,
Нигә кирәк ялган вәгъдәләрең
Йөрәгемә яра салганы. . .
Нигә кирәк миңа күз яшьләре,
Нигә кирәк миңа күз яшьләре,
Жаным әрнүеннән түгелгән,
Нигә кирәк миңа шундый тормыш
Үкенечләр белән күмелгән.
Ялган ямаулардан торган сөю,
Җан яфалар өчен яралган,
Ышанычсыз сөю газабыннан
Күнелемнен күге каралган.
Припев
Әйдә яшә, үзең теләгәнчә,
Зинһар өчен миңа кагылма,
Соңгы тапкыр кичер мине-диеп,
Кабат иңнәремә сарылма.
Нигә кирәк миңа күз яшьләре,
Нигә кирәк миңа күз яшьләре,
Жаным әрнүеннән түгелгән,
