Сына язмыш. Кадрия Фатыхова сүз.

Сына язмыш. Кадрия Фатыхова сүз.

КадрияКадрияПоп 1 0
Создать свою песню

Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно

Текст песни

Әй, сынасаң - сына язмышкаем, Сыный күрче алай теләгәч. Борчымыйча мине әзгенә дә, Тынычланып яши белмәгәч. Сынмасыма ышанмыйча һаман, Төрткәлисең мине, талкыйсың. Тырышып та аңлый алмыйм сине Нәрсә өчен ачу саклыйсың? Бу газаплар маңгаема минем Язылгандыр-нихәл итәсең. Күрәчәкне күрми булмас инде, Сине ташлап кая китәсең? Сынасаң да язмышкаем минем, Кайгы-хәсрәт биреп сынама! Мәрхәмәтле булчы әз булсада, Әрсезләнә - диеп уйлама! Ходай биргән тазалыкны алма, Балаларым булсын бәхетле! Туганнарым тату яшәсеннәр, Сорамыйм мин синнән тәхетне. Сабырлыклар бирче, йа Ходаем! Түземлекләр бирче, йа Аллам! Дөньялыкта булган сынаулардан Бер мин генә читтә калалмам