Создать свою песню
Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно
Текст песни
Башкортостан - Туган илем,
Башкортостан - Торган җирем.
Анам теле- Татар теле,
Телем ачты - Әни сүзе.
Мин күп гиздем башка илне,
Синнән гүзәл белмим җирне.
Күп милләтле газиз илем,
Синдә үстем, алдым белем.
Оя кордым - нәсел үрдем,
Киләчәкне синдә күрдем.
Туган җирдән мин көч алдым,
Сиңа һәрчак гашыйк калдым.
Башкорт илен алыштырмам,
Туган телне ялгыштырмам,
Соңгы көнем синдә булыр,
Чит җирләрдә сагыш тулыр.
Башкортостан-мәңге балкы,
Бар яклап та горур калкы.
Үз халкыңа кырыс булма,
Тыныч тормыш, муллык юлла.
Бар милләт тә тигез булсын,
Күкне кояш нурлап торсын.
Раббыбыздан ялынып сорыйм,
Үз илемә бәхет юрыйм.
