Песня

Әтиемне сагынам Кадрия Фатыхова сүз.

4 1 3
0:00—:—
Создать свою песню

Уникальная песня за пару минут · первая бесплатно

Текст песни

Авыр миңа бүген,йөрәк сыкрый
Җан өзелә,урын табалмый.
Дүрт ел элек кайгы китергән көн
Әле булса мине җәзалый
Тормышымны болыт каплаган көн
Газиз әтиемне югалткан...
Ачы кайгы бәгыремә үтеп
Йөрәгемне телеп канаткан
Күтәралмас хәсрәт салды бу көн
Дүрт ел элек минем җаныма.
Сине югалтуым чын булганы
Һаман сеңә алмый аңыма.
Шушы көннән тынгы тапмый күңел
Әрнеп уза бик күп көннәрем.
"Төшләремә керер бәлки "-диеп
Өметләнеп уза төннәрем.
Онытылып китеп телефонны 
Кулларыма алам кайчакта.
Шылтыратып хәл сорыйсым килә
Онытылып калам, чынлапта.
Юксың әти,юксың инде җирдә
Йорт-куралар биктә торалар.
Син булмагач кыек асларына
Шук чыпчыклар оя коралар.
Рәхмәт әти,мең-мең сиңа рәхмәт
Үстердең син безне кадерләп.
Биш балаңа үрнәк әти булдың,
Тормышка син бирдең әзерләп.
Рәхмәт сиңа,әти,әтикәем
Бар эшне дә белеп эшләдең
Ут уйнады синең кулларыңда,
Кызган тимер кебек яшәдең.
Дүрт ел бүген,әйе әтикәем
Дүрт ел тулды синсез калганга.
Бу дөньяда безне ятим итеп
Сагышларга безне салганга.
"Капкаңны ач ,әти,кайтам"- диеп
Телим шалтыратып әйтергә.
Ашыктың шул безне калдырырга
Мәңгелеккә җирдән китәргә.
Күккә карыйм,анда йолдыз түгел
Сине күрәм әти-юксынам.
Йөрәгемдә сине саклыйм һаман
Синсез яшәү миңа юк сыман